Аферистлар Казанда бер мәктәп укучысыннан онлайн-уенда 500 мең сумнан артыграк акча урлаган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Казанның Яңа Савин районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул картасыннан 509 мең сумнан артыграк акчасының юкка чыгуы турында сөйләгән. Акчаны 11 яшьлек кызының кемнәрнеңдер абонент счетларына күчергәнлеген ачыклавын әйткән.
Кыз, чыннан да, интернет-уенда донатлар сатып алу өчен акча күчерүен таныган. Мошенникларның телефон номерларының Мәскәүдә. Башкортстан һәм Татарстанда теркәлгәнлеге билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез