Газетага язылу

11 октябрьдә теләгән һәркем агач утырту акциясендә катнаша ала

11 октябрендә Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе үткәреләчәк һәм массакүләм агач утырту оештырылачак. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, акция «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәреләчәк һәм 140 мәйданчыкта узачак, анда 2 миллионнан артык агач утырту планлаштырыла.

Казан янында акция өч мәйданчыкта узачак – Стәрлебаш авылы янында, Лаеш районының Вороновка авылы янында, шулай ук Биектау районындагы Фәнни шәһәрчек янында. Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар катнашучыларны утырту материалы, перчаткалар һәм кораллар белән тәэмин итәчәк.

«Быел акциягә кушылырга теләгән һәркемне дә чакырабыз. Акция кысаларында утыртылган һәр үсенте республиканың яшел мирасының бер өлеше булып, төбәкнең һәм бөтен илнең тотрыклы үсешенә ярдәм итәчәк», – ди Кузюров.

ТР муниципаль районнарындагы башка мәйданчыкларда утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталыннан белергә мөмкин.

2024 ел акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 600 гектар мәйданда 2 млн данә үсенте утыртылган. Акциядә 20 меңнән артык кеше катнашкан. Акцияне Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АНОсы һәм «Экосистема» ВЭОДы оештыра. Аның максаты – 70 миллион агач утырту. Акция илнең барлык 89 төбәген колачлаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре