Газетага язылу

11 сәяси партия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда имза җыймыйча гына катнаша

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында чыгыш ясаган. Ул парламентчыларга тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерләнүнең барышы турында сөйләгән.

Андрей Кондратьев әйтүенчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 17 июнь, 2026 елгы карары нигезендә, “Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау турында” Федераль законның 44 статьясындагы 2 өлеше кагылган сәяси партияләр исемлеге расланган.

Әлеге сәяси партияләр, шулай ук алар тәкъдим иткән кандидатлар, сайлаучыларның имзасын җыймыйча гына, Дәүләт Думасына сайлауда катнаша ала.

Исемлеккә 11  сәяси партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Коммунисты России», ЛДПР, «Новые люди», «Партия прямой демократии», Российская партия пенсионеров за социальную справедливость, Российская экологическая партия «Зеленые», «Родина», «Справедливая Россия – За правду», «Яблоко» кергән.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе исемлегенә кермәгән сәяси партияләр, шулай ук бер мандатлы сайлау округлары буенча алар тәкъдим иткән кандидатлар, теркәлү өчен, үзләренең тәкъдим ителүен хуплаучы сайлаучылар имзаларын җыярга тиеш.  

“Федераль законда барлык сәяси партияләр һәм кандидатлар өчен Думага сайлау кампаниясендә катнашуның бердәм кагыйдәләре билгеләнгән. Безнең бурыч – сайлау процессында катнашучыларның тигез хокуклылыгын һәм сайлау законын катгый төстә үтәүне тәэмин итү. Татарстанда Думага депутатлар сайлауга әзерләнү планлы нигездә дәвам итә. Тавыш бирү ачыктан-ачык, лигитим, республикабызның өч миллион чамасы сайлаучысы өчен имин һәм уңайлы узарга тиеш”, – дип басым ясап әйткән Андрей Кондратьев.

Россия Дәүләт Думасына сайлауга кандидатлар тәкъдим итү 11 июльдә төгәлләнә.

Исегезгә төшерәбез: Россия парламентының түбәнге палатасы депутатларын сайлау быел 18, 19 һәм 20 сентябрендә узачак. Татарстанда сайлаучыларга федераль сайлау округы һәм алты бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайларга кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли пр

Көн хәбәре