Татарстанның контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар буенча 117 «кайнар линия»сенә шалтыратып, документлар җыеп, шунда ук контракт төзергә була. Бу хакта проект җитәкчесе Лилия Иванова «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында әйтте.
Лилия Иванова сүзләренә караганда, «кайнар линия» тәүлек әйләнәсе эшли. Операторлар шалтыратуларны 2 линия буенча кабул итә. «Рекрутерлар кандидатлар белән контрактка кул куйганчы эшлиләр. Безнең үзәккә шалтыратудан соң документлар җыю һәм контракт имзалау ике көнгә кадәр вакыт ала. Рекрутерлар кандидат белән аралашып, сәламәтлек буенча һәм башка чикләүләре юкмы икәнен ачыклыйлар. Кандидат контракт төзергә әзер икән, без үз системабызда теркибез һәм гаризаларын шәһәр һәм район администрацияләренә җибәрәбез», – диде проект җитәкчесе.
Лилия Иванова сүзләренә караганда, үзәктә контракт хезмәте турында гына түгел, төрле ташламалар, түләүләр һәм документлар буенча сорауларга да ачыклык кертәләр. «Сораулар белән көн саен мөрәҗәгать итәләр. Төнлә дә шалтыраталар. Һәрберсенә тулы мәгълүмат бирәбез. Ярдәмсез беркем дә калмый. Бездә 80 хезмәткәр эшли. Шуларның унысы – рекрутерлар, – диде ул.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез