12 яшьлек ике малай бер кызчыкны үтергән

Уфада 12 яшьлек ике малай 8 яшьлек кызны үтергән. Аннары аны чишендереп, мәетен Шөгер елгасына ташлаганнар.Кызның мәетен үтеп баручылар тапкан.

Фаҗига Уфаның Черниковка бистәсендә булган. 22 августта, 12 яшьлек ике үсмер 8 яшьлек кызны буып үтергәннәр һәм елгага ташлаганнар. Малайлар тикшерүчеләргә аны уен вакытында ялгыш үтергәннәрен аңлаткан.

Үсмерләр кызның йокы артериясенә баса. Аннан соң алар мәетне елга ярында ташлап качкан, ләкин бераздан кире килгәннәр, кызны чишендереп, елгага ташлаганнар. Алар кызның батып үлүен инсценировкаларга тырышкан, дип фаразлана.

Уфа адвокаты Роман Петров балигъ булмаган кеше үтерүчеләргә нинди җаза биреләчәген аңлата. Юрист балаларның гамәлләре өчен аларның әти-әниләренә җавап бирергә туры киләчәк, дип билгеләп үтә.

- Аларны җинаять җаваплылыгына тарттыру өчен 14 яшь тулмаган, ләкин аларны исәпкә куячаклар. Шулай ук ата-аналарны тикшерү дә булачак. Биредә Россия Җинаять кодексының «Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча вазыйфаларны үтәмәү» мәддәсе булырга тиеш. Ата-аналар матди чыгымнарны капларга тиеш булачак. Шулай ук опека органнары алдында ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе дә күтәрелә. Шулай ук малайларны махсус приютка урнаштырырга мөмкиннәр, - дип аңлаткан Роман Петров "Башинформ"га.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фаҗига мәет

Көн хәбәре