12 яшьлек югалган кызның кайда булуы ачыкланган

11 март көнне Учалыда 12 яшьлек Регина Гидиятова югалган иде. Mash Batash Telegram-каналы язуынча, кыз бала әти-әнисе белән вейп өчен талашкан.

https://vatantat.ru/2024/03/137297/

Кичә кыз табылган. Әнисе белән сүзгә килгәч, Регина дус кызында кунган. Дусты аңа балалар йортына барырга киңәш бирә.

Регина балалар йортына үзе килә. Андагы хезмәткәрләр исә, кызның әнисенә шалтыратып, барысын да сөйләп биргән. Кыз баланы гаиләсенә кайтарганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре