Уфаның Орджоникидзе районында бер кызга йортсыз эт һөҗүм иткән. «Башинформ» хәбәр итүенчә, баланы уң кулы җәрәхәтләнеп, 17нче хастаханәгә китергәннәр. Табиблар аңа кирәкле ярдәм күрсәткән һәм әти-әниләре белән өйләренә кайтарып җибәрнгәннәр.
"Якынча мәгълүматларга караганда, 12 яшьлек кыз көндез Вологда урамындагы 146 нчы йорт ишегалдында йөргән була. Ниндидер вакытта аңа адашкан эт ташлана һәм тешли», - дип яза "Башинформ".
Булган хәлләрне хокук сакчылары ачыкларга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез