Газетага язылу

12 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче гаебен таныган

Ленинград өлкәсендә 12 яшьлек кызны үтерүдә шикләнеп тоткарланган ир-ат гаебен таныган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк бастырган сорау алу видеосыннан билгеле булды.

Хокук саклау органы хезмәткәренең: «Гаебегезне таныйсызмы?» – дигән соравына тоткарланучы: «Әйе», – дип җавап биргән.

Җинаятьнең барлык шартларын хокук саклау органнары ачыклый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре