Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика халкына 12 майдан үзизоляция кагыйдәләренең "йомшаруын" вәгъдә итте. Тик бер шарты бар. Бу хакта ул онлайн-брифинг барышында әйтте.
- Президент Рөстәм Миңнехановка үзизоляциядән чыгу планын тәкъдим иттеләр, әмма бер шарт кала: битлекләр киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау. Рөстәм Нургалиевич кешеләр сәламәтлегенә берни янамаска тиеш дигән принциптан чыгып эш итә. Планны шушы көннәрдә яңгыратачаклар, - диде Лилия Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез