Газетага язылу

13 яшьлек кыз ташландык бинада һәлак булган

Забайкалье краеның Борзя шәһәрендә 13 яшьлек кызның үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта төбәкнең Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 14 августта бер төркем яшүсмер ташландык бинага качышлы уйнарга кергән. Уен вакытында кыз караңгы бүлмәдә яшеренгән һәм яктырту булмаганлыктан ачык лифт шахтасына егылган.

Яшүсмер алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү комитеты ата-аналарга балаларның буш вакытын контрольдә тотарга һәм аларга ташландык биналарда йөрүнең куркынычы турында даими аңлатырга киңәш итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре