Каһирә шәһәрендә 13 яшьлек малай кайнар суга салып кына пешерелә торган өч кап чи токмач ашаганнан соң вафат булган. Тамак туйдырганнан соң ярты сәгать чамасы узгач, баланың эче бик каты авырта, тирли һәм коса башлаган. Шуннан соң бичара җан тәслим кылган. Бу хакта “KazanFirst” “Daily Mail” басмасы хәбәренә таянып яза.
Токмач кибете хуҗасы тикшерүчеләргә аңлатмалар биргән, белгечләр продуктны тикшергән. Баланың мәетен ярып кару нәтиҗәләре токсиннар һәм агулану билгеләрен күрсәтмәгән. Медиклар әйтүенчә, чи токмачны чиктән тыш күп ашаудан малайның эчәкләре тыгылган һәм үлеменең сәбәбе дә шуңа бәйле булса кирәк.
Белгечләр кисәтеп әйткәнчә, тиз әзерләнелә торган чи токмач организмның суны югалтуына һәм эчәклекләрнең тыгылуына китерергә мөмкин. Моннан тыш аның бер порциясендә 1330 миллиграммга кадәр натрий бар. Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге матдәне көненә 2000 миллиграммнан арттырмаска киңәш итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез