Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла. Казандагы Республикакүләм ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе санала.
Быел Республикакүләм ифтарга 10 мең кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм кунаклар җыелачак.
Оештыручылар ифтарда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләгән. Ул намаз уку һәм ифтар уздыру павильоннары каршындагы фойеда 15:00 сәгатьтә башланачак. Биредә «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән милли сәүдә күргәзмәсе ачылачак. Татарстанның төрле почмакларыннан татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен алып киләчәк. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе оештырылачак.
16:30 сәгатьтә 2 нче павильонда (намаз уку залында) Республикакүләм ифтар программасының рәсми өлеше башланачак. Программа Коръән уку һәм дога кылу, шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләве белән ачылачак. Ифтар программасының махсус кунагы буларак, Дагыстан Республикасыннан ислам нәшидләрен башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары чыгыш ясаячак. Алар башкаруындагы мөнәҗәтләр һәм нәшидләр халык яраткан татар вәгазьчеләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре белән чиратлашып барачак.
17:43 сәгатьтә азан яңгыраячак һәм авыз ачу вакыты җитәчәк. Аңарчы ифтар кунакларына су таратылачак. Мөселманнар Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, 3 нче павильонда мул өстәлләр артында ифтар башланачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен павильоннарга узу юллары һәм авыз ачу мәйданчыклары аерым булачак.
Республикакүләм ифтарга билетлар – түләүсез, бары тик басма рәвештә генә. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук нәзарәттән килеп алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез