Газетага язылу

Балтач эшмәкәре 13 миллион сумлык дәүләт гранты отты

Әнә шуның кадәр дәүләт ярдәме алган Балтач эшмәкәре Алмаз Гыйләҗев җитәкләгән «АлмазАгросила» ширкәте бу көннәрдә күпсанлы кунаклар кабул итә.

Балтач эшмәкәре 13 миллион сумлык дәүләт гранты отты

«Балтач ите» бренды белән танылган, Балтачта һәм күрше районнарда ит һәм ит ризыклары белән уңышлы сәүдә итүче егет үзенең заманча сугым цехын булдыра. Бу көннәрдә ул үз ишекләрен ача. 45 миллион сумга төшкән әлеге цехның 13 миллионы дәүләт гранты.

2005 елдан үз эшен булдырган, шуннан бирле тәҗрибә туплап, өйрәнеп, камилләшеп, шушы адымга тәвәккәлләр өчен Алмаз әфәндегә ике дистә еллап вакыт кирәк була. Яңа цех тәүлегенә ике тоннага якын терлек итен эшкәртеп, тиешле таләпләргә туры китереп, кибетләргә озатырга сәләтле. Балтач һәм Биектау районнарында үзенең казылык һәм ярымфабрикатлар ясау цехларына да ышанычлы, сыйфатлы чимал әзер, димәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре