Хаос һәм тәртипсезлек көне
Бу гадәти булмаган бәйрәм ел саен уздырыла. Инглиз телендә аны Pandemonium Day дип атыйлар. «Pandemonium» сүзе Джон Мильтонның «Югалган җәннәт» поэмасы ярдәмендә аеруча популярлык казанды. Аның рус теленә тәрҗемәсе – «столпотворение», ягъни «ыгы-зыгы».
Исеменә карамастан, оештыручылар бәйрәмгә башка мәгънә сала. Алар тәртипсезлекнең тормышыбызда бер этап кына булуын искә төшерергә тырыша. Хаосны җиңү иң яхшы киләчәккә китерергә мөмкин, дип исәпләнә.
Беренче рус автомобиле
Беренче рус автомобиле 1896 елның маенда сынаулар уза, ә 14 июльдә модель Түбән Новгородтагы Бөтенроссия сәнәгать-сәнгать күргәзмәсендә тәкъдим ителә һәм анда демонстрацион сәфәрләр ясый.
Бөек Себер юлы
1903 елның 14 июлендә Транссебер тимер юл магистрале (Бөек Себер юлы) кулланышка кертелә.
Транссебер магистраленең башлангыч пункты булып Мәскәүдәге Ярославль вокзалы тора, ахыры – Владивостоктагы тимер юл вокзалы. Транссиб Россиянең 20 субъекты һәм биш федераль округ территориясе буйлап уза, юлда 87 шәһәр урнашкан. Юл озынлыгы 9298,2 километрны тәшкил итә. Бу – озынлыгы буенча дөньяда икенче тимер юл.
«Катюша»
1941 елның 14 июлендә «Катюша» буларак билгеле БМ-13 кыр реактив артиллериясе беренче тапкыр ата. Батарея фашист гаскәрләре яулап алган Орша шәһәренең тимер юл узелына залп бирә. 112 реактив снаряд һөҗүме нәтиҗәсендә дошман эшелоннары, складлары һәм Оршица елгасы аша чыгу юллары юк ителә. Шулай итеп дошман бу юнәлештә уңышка ирешә алмый.
Татарстан гимны
Дәүләт гимны республиканың Югары Советы карары белән 1993 елның 14 июлендә раслана, ул татар халкының атаклы композиторы Рөстәм Яхин әсәреннән гыйбарәт була. Әйтеп үтергә кирәк, гимнның сүзләре 20 елдан соң гына гамәлгә кертелә. Моның өчен конкурс игълан итәләр. Конкурс комиссиясенә 182 тәкъдим керә. Алар арасыннан иң яхшылары сайлап алына. Авторлар конкурста аноним рәвештә, шәхси кодлар белән катнаша. Конкурс үткәрү турында нигезләмә буенча, гимн тексты патриотик төсмердәге тантаналы-поэтик әсәр булырга тиеш була.
Конкурста җиңүче булып Рамазан Байтимеров игълан ителә, аның шигыренә 1970 нче елларда Рөстәм Яхин тарафыннан язылган «Туган ягым» җырының мелодиясе гимнның нигезен тәшкил итә. Рус теленә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә итә. Гимнның ике телдәге соңгы варианты һәм аны башкару Татарстанның Дәүләт Советы утырышында бертавыштан раслана.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез