Эльяра Галиева, хисапчы (Казан):
– Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укыдым. Аннан ике югары уку йортын тәмамладым. Икътисадчы, җир мәсьәләләренә бәя бирүче белгеч мин. Хәзерге вакытта бер оешмада баш хисапчы булып эшлим. «Пи» санын бер дә кулланган юк. Андый көннең барлыгын да белми идем. Әмма эшем саннар, исәпләүләргә бәйле. Моңа кадәр физика законнарының да кирәге чыкмады. Мәктәптә иң яраткан фәннәрем рус теле һәм әдәбияты иде. Олимпиадаларда алдынгы урыннар ала идем. Кызганыч, әдәби әсәрләр онытылган инде. Игезәк балаларыбыз үсә. Әле бакчага гына йөриләр. Әмма хәзердән үк, мәктәптә тырышып укырга кирәк, дип өйрәтәм.
Алинә Хәйруллина, җыештыручы (Питрәч):
– Укуны бик яратмадым. Җыр, хезмәт, физкультура фәннәре генә ошый иде. Калганнары юк. Шигырь ятлауны җенем сөймәде. Тырышып укымагач, 9 нчы сыйныфны да тәмамлый алмадым. Фермага эшкә урнаштым. Әнием кебек сыер савучы буласым килде. Утыз ел сыер саудым. Укытучылар биргән белемнең тормышта кирәге чыкмады. Тырыш булсаң, эштән курыкмасаң, бар нәрсәгә дә ирешеп була. Шөкер, кешедән ким яшәмибез.
Айрат Каюмов, район башкарма комитеты җитәкчесе (Әтнә):
– Мәктәпне тәмамлаганга – 35 ел. Физика, химияне яратып укыдым. Ул чактагы мәктәп программалары онытырлык түгел. Укытучыларга төпле белем биргән өчен бик рәхмәтле мин. Хәзерге заман балалары күбрәк ятлап укый. Шуңа күрә укыганнары истә дә калмый. Түгәрәк мәйданын исәпләгәндә, «пи» санының кирәге чыга. Безнең эштә санарга да туры килә, математиканы белмичә ярамый. Шуңа күрә яшьләргә формулаларны ятларга, тырышып укырга киңәш итәм. Теорияне искә төшереп ятарга әллә ни вакыт юк, әмма ниндидер очракларда ул белемнәр үзеннән-үзе килеп чыга. Миңа мәктәптә төрле фәннәрдән укытырга туры килде. Әле беркөнне генә бер укучым: «Абый, сез иң салкын вакыт – кояш чыкканда, дип өйрәткән идегез. Дөрестән дә шулай икән», – дип әйтеп куйды. Күңел күтәрелеп китте. Рус, татар әдәбиятындагы әсәрләр дә истә. Алар инде күбрәк буш вакытта искә төшә, бәйрәмнәрдә теләкләр әйткәндә файдасы тия.
Гүзәл Вәлиева, почта мөдире (Балтач):
– Мәктәпне 2003 елда тәмамладым. Биология, физика, технологияне яратып укыдым. Эшемдә математиканың файдасы бар. Хәтер яхшы булса да, укыганның күбесе онытылган иде. Күбрәк сыйныфташлар, укытучыларга бәйле хатирәләр генә искә төшә. Әмма мәктәптә тырышып укырга кирәк дигән фикердә мин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез