14 сентябрь көнне Татарстанда узачак Бердәм сайлау көнендә социаль-мәдәни чаралар көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Алар белән Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов таныштырды, дип яза «Татар-информ».
«Татарстан өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга уңаеннан төрле кызыклы чаралар көтелә. Бу көнне сайлау участокларында арзанрак бәягә ризыклар, кирәк-яраклардан торган ярминкәләр эшләячәк. Аннары кичен «Казан» гаилә үзәге янында «Гаилә белән сайлыйбыз!» фестивале мәдәни программасы булачак. Әлеге мәйданчык 14.00 сәгатьтән үз эшен башлый. Аңа керү – сайлау участокларында бирелгән беләзекләр буенча булачак. Беләзеккә «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип язылган һәм куар-код урнаштырылган була. Концертны Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә «ТНВ» телеканалы аша бөтен халык карый алачак», – диде ул.
Шулай ук сайлау участогында тавыш биргәннән соң бирелә торган беләзек белән бу көнне җәмәгать транспортында йөрү дә бушлай булачагын әйттеләр. Аның өчен кондукторга яки шофёрга браслетны күрсәтеп алу кирәк булачак, диделәр. Җәмәгать транспорты дигәндә – метрополитен, трамвайлар, троллейбуслар һәм шәһәр буйлап хәрәкәт итүче автобуслар күз уңында тотыла.
«Концертка килгәндә, танылган артистлар чыгышын тамаша кылу гына түгел, ә күпсанлы мастер-классларда, ватанпәрвәрлек рухындагы программаларда да катнашу мөмкин булачак. Мәсәлән «Щит и меч Татарстана» мәйданчыгында Россия Армиясенә багышланган стенд тәкъдим ителәчәк. Аннан соң Татарстанның кәсепчелек осталары мастер-класслар оештырачак. Балалар өчен урам театры һәм башка күңелле программалар әзерләнде. Шулай ук мәйданда гастрономия киңлеге тә булачак. Безнең Казан гастрономик фестивальләре белән дә данлыклы һәм аларның резидентлары да, әлбәттә булыр монда», – дип сөйләде спикер.
«Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә программа 15.00 сәгатьтә башланачак.
14 сентябрьдә ватандашлар Татарстан Республикасы Рәисен һәм 7663 җирле үзидарә органнары депутатын сайлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез