Башкортстанның Бүздәк районында бәлеш пешереп, рекорд куйганнар. Аның авырлыгы 140 кг булган. Әлеге милли ризыкны “Бәлешфест” бәйрәмендә пешергәннәр. Бу хакта ufa.aif.ru хәбәр итә.
Бүздәк районы башлыгы Илнур Игдиев хәбәр итүенчә, фестиваль 24 августта узган. 140 кг лы бәлешне Төреш һәм Сәвәдебаш авылы хуҗабикәләре әзерләгән. 1,5 метрлы бәлешне әзерләр өчен 15 кг он, 40 кг бәрәңге һәм 20 кг ит кирәк булган. Аны пешерер өчен махсус таба һәм мич ясаганнар.
Бәлеш белән һәр кем сыйлана алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез