Микрокредит аркасында апасын кыйнаганны күргән 15 яшьлек кыз, әтисенә пычак белән ташланган. SHOT мәгълүматлары буенча, яшүсмер кыз әтисе үзенең кредитын ябу өчен займ рәсмиләштерергә мәҗбүр иткән 20 яшьлек апасы Марьянаны яклап чыккан.
Медицина көллиятенең дүртенче курсында укучы Марьяна тыныч кына өйдән чыгып китә алмаган, әтисе аңа аңа кычкыра башлаган һәм өстенә ташланган. 41 яшьлек Романның олы кызын кыйнавын кечкенәсе тыныч кына карап тора алмаган. Ул аш бүлмәсеннән пычак алып чыккан һәм арттан килеп, әтисенең муен тирәсенә кадаган.
Сорау алганда Алиса моны белеп эшләвен, әтисенә бик нык ачулы булуын әйткән. Мәктәп укучысы сүзләренчә, әтиләре вак-төяк өчен генә дә Марьянага һәрвакыт кычкырып, аны мыскыл итә торган булган.
Алисаны фатирларында кулга алганнар. Гаилә яхшы дип саналган, полициядә исәптә тормаган. Кызларның әнисе – медицина хезмәткәре, поликлиникада эшли. Җинаять кылынганда ул эштә булган. Ә менә әтиләре инде берничә тапкыр – полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән һәм зур күләмдә наркотиклар саклаган өчен хөкем ителгән булган.
Алисага карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен кузгатылган, аңа 15 елга кадәр төрмә яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез