Башкортстанның Бәләбәй районы, Знаменка авылында бишенче көн 15 яшьлек Карина Хаҗикарамованы эзлиләр.
31 мартта кыз туган авылындагы йортыннан чыгып китә һәм югала. Авылдашы соңгы тапкыр аны егете белән күрүләрен әйтә.
- Мин аның исемен генә беләм, Влад. Кайда яшәгәнен белмибез. Хәзер Каринаны бөтен район эзли, полиция хезмәткәрләре тирә-якны тикшерә. Мин аның белән бер мәктәптә укыдым, ул тыныч кыз иде. Ни өчен югалганын әйтү кыен, бәлки, әти-әнисе белән талашкандыр... - дип сөйләгән Каринаның авылдашы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез