15 ятимне канаты астына сыендырган ана: "Мин -балаларым белән бәхетле"

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсе «Успешная семья Приволжья – 2021» бәйгесендә "Ата-ана даны" номинациясендә җиңү яулады. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 14 гаилә катнашкан. Бәйгедә алар бер гаиләдә тату-дус яшәүче милләтләр дуслыгын күрсәткән. Тамашачылар аларны алкышларга күмгән.

-Бәйгедә катнашуыбызга бик шатбыз. Балаларым белән Чебоксар шәһәрен күреп кайттык. Аларга бик ошады. Мин исә алар бәхетле булса,сөенәм генә,- ди Рәйсә ханым.


Гөлгенә Шиһапова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре