15 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара демократия көне

Халыкара демократия көне  БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан 2007 елда билгеләнә һәм ел саен 15 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу дата 2008 елда узган беренче яңа һәм торгызылган демократияләр халыкара конференциясенең 20 еллыгына  багышлана.

«Демократия» сүзе «халык» һәм «хакимият» сүзләрен аңлатучы ике борынгы грек сүзеннән килеп чыккан һәм «халык хакимияте» дип тәрҗемә ителә. Бу көн демократияне үстерү һәм ныгыту максатыннан оештырыла.

Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне

2022 елдан башлап 15 сентябрьдә Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

1922 елның 15 сентябрендә, Россия өчен иң авыр санитар-эпидемиологик вәзгыять чорында, РСФСРның Халык Комиссарлары Советының «Республиканың санитария органнары турында»гы Декретына кул куела. Бу дата рәсми рәвештә дәүләт санитария хезмәтенә нигез салынуда башлангыч нокта булып исәпләнә.

Россиядә сәркатип көне

Рәсми рәвештә Россиядә сәркатипләрнең һөнәри бәйрәме юк. Әмма 2005 елда кайбер шәһәрләрнең сәркатип төркемнәре, шулай ук «Секрет@рь.RU» журналы редакциясе бу гаделсезлекне төзәтергә карар кыла. Бу эш осталары сәркатип көнен гамәлгә куярга тәкъдим итәләр һәм аны сентябрьнең өченче җомгасында билгеләп үтәргә килешәләр.

Greenpeace

1971 елның 15 сентябре – экологларның атом-төш сынауларына каршы беренче тапкыр оештырылган акция көне. Бу көн «Гринпис» (ингл. Greenpeace) халыкара экология оешмасын төзү көне булып санала. «Гринпис»ка нигез салучылар – Бен Мэткаф һәм Дэвид Фрейзер Мак Таггарт. «Гринпис» энтузиастлар төркеменнән бөтен дөнья буйлап актив эш итүче куәтле халыкара экология оешмасына әверелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре