15 сентябрьдән Кытай Россия гражданнары өчен 30 көнгә кадәр гадәти чит ил паспорты белән визасыз режим кертә. Бу хакта брифингта Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле ГО Цзякунь әйтте. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
«2025 елның 15 сентябреннән 2026 елның 14 сентябренә кадәр гадәти Россия паспортлары ияләре өчен визасыз сынау режимы гамәлдә булачак», – дип хәбәр итте дипломат.
Россиялеләр өчен визасыз режим кертү Кытайга РФ туристлары санын өстәмә рәвештә 30-40 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу фаразлар белән Россия туроператорлары ассоциациясе вице-президенты һәм Space Travel туроператоры генераль директоры Артур Мурадян уртаклашты, дип яза ТАСС.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез