15 сентябрьдән Сокуры авылы аша туры юл ябылачак

15 сентябрьдән Казан - Оренбург - Акбүләк - Казахстан республикасы белән чик автомобиль юлында юл хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу хакта «Идел - Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сокуры авылы аша туры юл ябылачак. Транспорт хәрәкәте Сокурыны урап узу ике полосалы юл - һәр юнәлештә берәр полоса буенча оештырылачак.

Сокурыга керү һәм чыгу Казан - Оренбург юлының 27+957 км да урнашкан Сокуры - Хәерби - Травкино автомобиль юлы чишелеше аша гына мөмкин булачак.

«Бу  Казан - Оренбург - Акбүләк - Казахстан республикасы белән чик автомобиль юлының 24+360 км һәм 29+863 км дагы транспорт чишелешләреннән Сокурыга борылып керү юлларын төзү өчен кирәк», – дип аңлатканнар матбугат хезмәтендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре