"Алтын битлек" театр премиясе директоры Мария Ревякина сүзләренчә, афишага керәчәк спектакльләрне озак сайлаганнар.
- Кайбер спектакльләребезне Чаллы, Буага һәм Әтнәгә дә алып килербез дигән идек. Әмма коронавирус пандемиясе планнарыбызны үзгәртте. Без ике искиткеч спектакльгә тукталырга булдык, — диде ул.
Театр директоры Андрей Воробьев әйтүенчә, Казанда фестивальне оештыру эшенә җитди караганнар.
- Без Россиянең күп шәһәрләрен йөреп чыктык. Казанда без беренче тапкыр һәм монда бик зур канәгатьләнү хисе алдык, - дип белдерде ул.
Пушкин исемендәге театр "Добрый человек из Сезуана" спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль 5 - 6 октябрь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә куелачак.
"Алтын битлек" лауреаты булган спектакльләр башкалага икенче мәртәбә килә. Тәүге очрашу 2004 елда булган иде.
Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова да әлеге мәдәни чараның Казанда узачагына бераз шиге булган икән.
- Дөресен әйткәндә, без моның булачагына ышанмадык. Август башында бездә, бәлки, нидер килеп чыгар, дигән өмет уянды. Без булдыра алуыбызга бик шат, - ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез