16 яше тулганнарга машина йөртү таныклыгы бирү тәкъдиме булды

Россиядә 16 яше тулганнарга машина йөртү таныклыгы бирүне рөхсәт итәргә дигән тәкъдим булды. Әмма бу уку, спорт яки эшмәкәрлектә зур уңышларга ирешкән яшүсмерләргә генә кагыла, дип яза ТАСС.

Инициатива авторлары сүзләренчә, кайбер 16-17 яшьлек яшьләр үз бурычларына җитди карыйлар, мөһим уку проектларында катнашалар, югары дәрәҗәле спорт ярышларында җиңү яулыйлар һәм бизнес белән шөгыльләнәләр. Мондый казанышлар карар кабул итү, вакыт һәм ресурслар белән дөрес идарә итү сәләте турында сөйли. Бу күнекмәләр яшьләргә машинаны куркынычсыз йөртергә ярдәм итәчәк, дип ышана парламентарийлар.

Шулай ук, депутатлар фикеренчә, таныклыкны иртәрәк алу яшьләрнең активлыгын арттырачак, әмма юлдагы куркынычсызлык дәрәҗәсен төшермәячәк. Мондый затлар автомәктәптә укырга һәм Дәүләт автоинспекциясендә имтиханнар тапшырырга мәҗбүр итү генә түгел, ә психологик тестлар да узарга тиеш, дип тәкъдим иттеләр Дәүләт Думасында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре