Норвегия хөкүмәте быел 16 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдә тыюны күздә тоткан закон проектын кертәчәге турында белдергән. Бу хакта “КП” яза.
– Бу законны кертәчәкбез, чөнки балачакта баланың бала булып калуын телибез. Аларның уеннары, дуслык мөнәсәбәтләре һәм көндәлек тормышлары экраннар, алгоритмнар белән чуарланмаска тиеш, – дигән әлеге илнең премьер-министры Йонас Гар Стере.
Балаларның яшен тикшерү өчен җаваплылыкны технологик компанияләргә йөкләгәннәр.
Моңа кадәр башка илләр дә шундый ук адым ясаган. Аерым алганда, Австралия, Франция хөкүмәтләре балигъ булмаганнарның социаль челтәрләргә керүен тыйган.
Быел гыйнвар аенда Финляндия хөкүмәтенең 15 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдән файдалануын тыюны әзерләве турында мәгълүм булды. Ил премьер-министры Петтери Орпо моны яшьләрнең сәламәтлеген кайгырту белән аңлаткан. Аның әйтүенчә, экран алдында бик күп вакыт уздыру физик активлыкка вакытны аз калдыра, бу исә үсеп килүче буынның сәламәтлегендә тискәре чагылыш таба.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез