16 яшьлек яшүсмер электр самокаты белән бәрелеп үлгән

Бөгелмә хастаханәсендә баганага электр самокаты белән бәрелгән малай үлгән. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.

Күңелсез хәл Ярослав Гашек урамының җәяүле зонасында килеп чыккан. Кайбер мәгълүматларга караганда, егет электросамокат белән идарә итә алмаган һәм баганага бәрелгән. Урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аны хастаханәгә озаткан. Ләкин 16 яшьлек яшүсмерне коткарып кала алмаганнар.

Хәзер фаҗига шартларын хокук сакчылары тикшерә. Тәнне судмедэкспертизага җибәргәннәр. Белгечләргә үлем нәрсәдән килеп чыкканын ачыкларга туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре