Газетага язылу

«1,6 миллион сум акчасын «декларацияләгән»: Татарстанда 86 яшьлек әбине алдаганнар

Лениногорскида 86 яшьлек әби мошенниклар тозагына эләккән. «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып язганча, өлкән яшьтәге хатын-кыз 1,65 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.

Аферистлар 10 көн буе, хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән аның мессенджерына шалтыраткан. Әбигә алар, имештер саклык акчасына куркыныч янавын, бәладән котылу өчен акчасын «декларацияләргә» кирәклеген тукып торган. Пенсионер кырыгалдарларның сүзенә ышанып, бөтен акчасын курьерга биреп җибәргән.

Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре