Республикада 18–27 сентябрь аралыгында миграция законын бозуның 1235 очрагы ачыкланган. Закон бозуларны «Легаль булмаган мигрант» тикшерүе барышында теркәгәннәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре чит илдән килүчеләр яши торган 850 урынны, 78 сәүдә ноктасын, йөздән артыграк төзелеш объектын һәм башка урыннарны тикшергән.
Закон бозу очракларының күпчелеге (730) чит ил кешеләренең вакытлыча яшәү режимы юнәлешендә ачыкланган. Моннан тыш кабул итә торган як тарафыннан таләпләрне бозуның – 249, законсыз хезмәт эшчәнлегенең – 126, эш бирүчеләрнең таләпләрне бозуының 130 очрагы теркәлгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә 161 мигрант туган илләренә кайтарып җибәрелгән. 89 ына Россиягә керүне тыю турында карар кабул ителгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез