175 нче гимназиядә эвакуация вакытында батырлык күрсәткән 5- 11 нче сыйныф укучыларын да бүләкләячәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
- Кемдер балаларны чыгарырга булышты, кемдер укытучы белән ишекләрне ябарга ярдәм итте, педагоглар фаҗига вакытында профессиональ дәрәҗәдә эшләде, алар куркынычсызлыкны тәэмин итте, - диде ул. Хәзерге вакытта бу балаларның исемлеге әзерләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез