178 студент Татарстан Рәисе стипендиясен алачак

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов көндезге бүлектә укучы студентлар өчен Республика Рәисе стипендияләрен билгеләү турындагы указны имзалады.

Документ нигезендә, 178 студент арттырылган түләүләр алачак. ТР Рәисе стипендияләре 2025 елның 1 сентябреннән башлап һәм уку дәвамында түләнәчәк. Алар арасында Татарстанда яшәүчеләр дә (89), шулай ук республика югары уку йортларына укырга кергән башка төбәк студентлары да бар (89).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре