Газетага язылу

«18 ел синсез»: Җырчы Ильмира Нәгыймова һәлак булган апасын беренче тапкыр күрсәткән

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова авариядә һәлак булган апасы Лилия белән төшкән видеосын тәүге тапкыр күрсәткән.

Ул ясалма фәһем эшләгән видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырган. Артист күп югалтулар кичергән: апасын һәм абыйсын югалткан, ә 2025 елда махсус хәрби операция зонасында, дроннар һөҗүменә эләгеп, энесе һәлак булган.

– Сөекле апам Лилия, бүген янәшәбездән киткәнеңә 18 ел. Вакыт уза, әмма  йөрәгемдә сине ярату һәм синең истәлегең яши. Урының җәннәттә булсын, туганым. Сагынам һәм сине һәрвакыт яратачакмын, – дип билгеләп үткән Ильмира.

Сүз уңаеннан,  җырчы махсус хәрби операциядә һәлак булган энесенә багышлап җыр чыгарган. Ул Луганск өлкәсендә артиллерия дивизионында хезмәт иткән. Җырчы әйтүенчә, аның машинасына 3 дрон һөҗүм иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре