«18 еллык иҗат – бүген минем өчен үзенчәлекле, чын мәгънәсендә мөһим көн. Минем өчен зур дәрәҗә һәм гаять зур җаваплылык та. Тамашачыларга үземне яратулары, миңа теләктәшлек итүләре, ышанулары өчен чын күңелдән рәхмәт! Нәкъ менә сезнең теләктәшлек белән иҗат итәсе, үсәсе, яхшырак буласы килә. Әле тагын бик күп музыка, яңа җырлар һәм матур очрашулар вәгъдә итәм», – дип билгеләп үткән артист.
Җырчы Ришат Фазлыәхмәтовка да «Татарстанның атказанган артисты» исемен биргәннәр. Ул шулай ук иҗатын яратулары өчен тамашачыларына һәм якыннарына рәхмәт белдергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез