Газетага язылу

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә

Татарстанда 37 муниципалитетта коену өчен 108 урын әзерләнгән. 26 меңгә якын кеше килер дип көтелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, су коену өчен 44 урынны 14 муниципалитетның елга һәм күлләрендә, тагын 64 урынны 1,5 метрга кадәр тирәнлектәге чишмәләрдә оештыралар. Шулардан 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә 22 муниципалитетта 48 коену урыну ачу планлаштырыла. 19 гыйнварда тагын 71 урын эшләячәк. Моннан тыш, 20-21 гыйнварда купельләрне гадәттәгечә Яшел Үзән һәм Чистай районнарында ачачаклар. 19 гыйнварда Казанда су коену өчен 6 махсуслаштырылган мәйданчык эшлиячәк. Алар 10:30 дан 22:00 гә кадәр ачык була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  коткаручылары ягъни 748 кеше  су коену урыннарында кизү торачак. Соңгы елларда  бу православия бәйрәме һәлакәтләрсез узды, быел да тәртип булыр дип ышанабыз, диде  Гаязова.

Ул тагын бер тапкыр  Хач ману көннәрендә суга керү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакырды:

  • махсус җиһазландырылган, бәкеләр куркынычсызлык нормаларына җавап биргән урыннарда гына коенырга ярый;
  • хәмер һәм никотиннан тыелырга кирәк;
  • суга керер алындан разминка эшләп, тәнне җылытып алу сорала;
  • бәкегә бару өчен таймас уңайлы аяк киеме әзерләгез;
  • баш белән чумудан тыелыгыз, бу аңны югалтуга китерергә мөмкин;
  • суда 1 минуттан да озаграк булырга киңәш ителми;
  • коры сөлге, җылы әйберләр, кайнар чәй булу мәҗбүри.

Табиблар бу процедурада сак булырга киңәш итә. Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм бәвел системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч. Мондый кешеләргә бозлы суга чуму катгый тыела. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар өчен дә салкын суда коенуның  файдасы бик аз, авыру сезоны вакытында аларның иммунитеты түбән була. Суда коеныр алдыннан, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмау максаты белән, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Хач ману бәйрәме көннәрендә  20 градуска кадәр суытырга мөмкин. Профессор-климатолог Юрий Переведенцев төбәк әлегә циклон йогынтысында кала, бу якын арада кар яву ихтималын аңлата, дип сөйләде.

Хач ману  православие динен тотучыларның иң олы бәйрәмнәренең берсе. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Хач манылган су Тереклек суы дип йөртелә, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.                                                                                                  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре