Газетага язылу

18 яше тулуга СВОга киткән Кукмара егете: «Алгы сафка кереп чыгудан да кыены юк»

Кукмарадан 19 яшьлек егет (позывное – “Жулик”), әтисенең үрнәгенә ияреп, инде бер елдан артыграк вакыт дәвамында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

18 яше тулуга  СВОга киткән Кукмара егете: «Алгы сафка кереп чыгудан да кыены юк»
Татар информ

Балигълык яшенә җитүгә үк алгы сафка юл тоткан ул. Китәренә бер көн кала гына әти-әнисенә бу хакта әйткән.

“Бик кыен. Алгы сафка кереп чыгудан да кыены юк”, – ди хәрби. Ул бер ел да 1 ай хезмәт иткән инде.

“Жулик” бүген минометчы бурычын үти. Һәр минуты максималь дәрәҗәдә игътибар һәм җыйнаклык таләп итә. Хәрби юлны аңлы рәвештә сайлаган. Әтисе – Чечня кампаниясендә катнашкан, хәрби хәрәкәтләр ветераны.

“Әти-әнием фронтка китү теләгемне бик авыр кабул итте, әлбәттә. Әмма әтием үзе үк 18 яшендә Чечнягә киткән. Мин дә аның адымнары буйлап киттем”, – ди “Жулик”.

Фронтның кырыс шартларына, ара ераклыгына карамастан, хәрби якташларының даими ярдәмен тоеп килә. Алгы сызыкка ук китерелә торган гуманитар ярдәм хәрбиләргә матди ярдәм булып кына калмыйча, бик мөһим мораль терәккә дә әйләнә.

“Иң кыены – әти-әниемнең, дусларымның еракта калуы. Янәшәмдә менә шушы таяныч юк”, – дип сөйләп үткән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Хәрбинең әнисе  Альбина Шәйхетдинова әйтүенчә, хезмәт итү чорында улы нык үзгәргән. Бер елдан артык күрми торган арада олыгаеп, җитдиләнеп калган. “Бөтенләй башкача хәзер: игътибарлырак, акыллырак. Эштә дә, бер-беребезнең хәленә кереп, үзара ярдәм итешәбез, күпләребезнең балалары шунда бит”, – ди ул. “Жулик” янә алгы сызыкка китәргә җыена.

Үзе әйтүенчә, гаиләсе белән хушлашу торган саен кыенлаша. Әмма иптәшләре алдындагы җаваплылыгы, бурычы һәм сайлап алган юлы аны янә илебезнең язмышы хәл ителә торган урынга чакыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре