Республиканың 10 оешмасыннан 18 кандидат исемлеккә кертелде. Анда ТР Спорт министрлыгының үз хезмәткәрләре дә, шулай ук Спорт сарае, «Батыр» Татарстан Республикасы Олимпия резервы спорт мәктәбе, «Акватика» Татарстан Республикасы Олимпия резервы спорт мәктәбе, Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка мәктәбе, спорт әзерлеге үзәге, көрәш буенча Татарстан Республикасы Олимпия резервы спорт мәктәбе, Казан олимпия резервы училищесы, Әлмәт физик культура һәм спорт көллияте, шулай ук «Маяк» спорт комплексы хезмәткәрләре бар.
"Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы – традициягә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә республикада хезмәтне бәяләүгә карашны үзгәртә торган җәмәгатьчелек тарафыннан танылуның яңа цифрлы форматы. Һәр көнне үз хезмәтләре белән спортчыларыбызның җиңүләре өчен шартлар тудыручы спорт тармагы хезмәткәрләре өчен мондый мактау тактасына эләгү аларның спортчыларны тәрбияләүгә һәм төбәктә физик культураны үстерүгә керткән өлешләрен тану дәлиле булачагына ышанам», – диде ТР Спорт министры Владимир Леонов.
Профильле ведомство төзегән исемлектә җитәкчеләр (39%) һәм баш белгечләр (44%), шулай ук эшче һөнәрләре вәкилләре (17%) бар.
Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе, Татарстаннан депутат Максим Топилин: "Мин Татарстан районнарына еш киләм һәм спорт өлкәсенең ничек үзгәрүен үз күзләрем белән күрәм. Күрсәткечләр үзләре үк сөйли: 2026 елда спорт инфраструктурасы белән тәэмин ителеш 64% тан артып китә, ә системалы рәвештә спорт белән татарстанлыларның 67,2% ы шөгыльләнә. Спорт чын-чынлап уңайлы була бара һәм бу системалы эш нәтиҗәсе. Татарстан спорт министрлыгы рейтингы лидерлары төркеменә кереп, илнең әйдәп баручы спорт регионнарының берсе статусын раслады. Мондый югары күрсәткечләргә ирешүдә массакүләм спортны үстерүгә һәм һәр кеше өчен уңайлы һәм сәламәт мохит булдыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары һәм милли проектлар зур роль уйный. Традиция буенча кешеләр үзләре дә актив рәвештә инициативалар һәм тәкъдимнәр күрсәтәләр, алар соңыннан халык программасы нигезенә салына. Эшләрнең сыйфатына һәм үз вакытында булуына инану өчен, социаль яңартуларны, шул исәптән республика районнары һәм шәһәрләрендәге спорт мәйданчыкларын төзү һәм капиталь ремонтлау барышын шәхсән тикшерәм. Мисал өчен, Апас муниципаль районының «Гран-тау» ябык футбол манежы эшли, Чүпрәле муниципаль районында ябык футбол манежы төзү эшләре алып барыла. Спорт объектлары булу, республиканың эре шәһәрләрендә дә, ерак районнарында да яраткан спорт төре белән шөгыльләнү – киләчәк буыннарның сәламәтлеге нигезе. Бу иң мөһиме – гражданнарыбызның сәламәтлегенә һәм иминлегенә инвестицияләр. Тармак хезмәткәрләренең – тренерларның, инструкторларның, администраторларның, көн саен спорт хакына хезмәт итүчеләрнең роле чыннан да бәяләп бетергесез. Алар шартлар тудырып кына калмый, алар илһамландыра, мотивацияли, потенциалны ачарга ярдәм итә. Мондый кешеләрне билгеләп үтү һәм хөрмәтләү мөһим. 18 белгечне мактау тактасына кертү – аларның шәхси казанышларын тану гына түгел, спорт тармагында эшләүчеләрнең барысы өчен дә менә дигән үрнәк».
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Электрон мактау тактасын гамәлгә кую турындагы указга кул куйды. Мактау тактасына кандидатлар булып предприятие һәм оешмаларның, дәүләт хакимияте органнарының хезмәт ияләре, югары һөнәри казанышлар күрсәткән шәхси эшмәкәрләр була ала. Ике мәҗбүри шарт-кимендә өч ел эш стажы һәм дисциплинар җәзалар булмау.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез