Быел өмә, язның иртә килүе сәбәпле, гадәттәгедән алданрак узачак. Казан мэры Илсур Метшин өмә көнен күчерү турында карарны хуплаган. Аның әйтүенчә, чистарыну-җыештыру эшләре алып барыла да инде. Әмма тагын да ныграк “селкенеп алырга” кирәк булачак.
Шуңа күрә шәһәр башлыгы сәнәгать предприятиеләре, уку йортлары, идарәче компанияләр, медицина учреждениеләре җитәкчеләрен, биналар милкчеләрен территорияләрне чистарту-җыештыруга игътибар итәргә чакырган.
Май бәйрәмнәренә кадәр, апрель аенда, урамнар, парк-скверларны тәртипкә салырга кирәк. Шуннан соң җәйне, ә иң мөһиме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга мөмкин булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез