19 кеше хәмердән агуланып үлгән

Ленинград өлкәсенең Сланцы районында бик күп кеше ялган хәмер эчеп агуланган. 19 кешенең гомере өзелгән. 8ененең метанолдан агулануы расланган. Бу хакта “РИА-Новости” яза.

Полиция Гостицы авылында яшәүче ир-атны тоткарлаган. Ул хәтәр спиртлы сыекча сатуда шикләнелә. Соңрак күрше авылда яшәүче танышын тоткарлаганнар. Бу хатын-кызның пенсионерны спирт белән тәэмин итеп торганлыгы күздә тотыла.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, пенсионер ир-ат, спиртка су кушып, авылдашларына шул суррогатны саткан. 24 һәм 25 сентябрьдә полициягә агулану турында хәбәрләр алына башлаган. 7 кеше шундук үлгән, 3 се хастаханәгә озатылган. Барысының да өйләренә бер үк төрле буш шешәләр табылган.
Спирт сатуда шикләнелүче хатын-кызның өендә пластик канистрлар тапканнар. Ялган хәмер ясауда техник спиртның кулланылган булуы күздә тотыла. Нәкъ менә шул агулануга китергән булырга тиеш.
Тоткарланган ир-ат белән хатын-кызга карата чикләү чарасы турында мәсьәлә карала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре