19 мартта мөселманнар өчен Республикакүләм ифтар оештырылачак

19 мартта мөселманнар өчен Республикакүләм ифтар оештырылачак. Чара «Казан Экспо»да узачак, анда 13 мең мөселман килер дип көтелә. Оештыручылар быелгы ифтарның үзенчәлекләре хакында журналистларга сөйләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бу көнне 13 мең мөселман бергә авыз ачачак. Чараны оештыруда 800 волонтер катнаша (16-70 яшьлекләр).

Ифтар өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш сатып алынган. Өстәмә рәвештә оештыручылар 400 кг кәнфит алган. Моңа өстәп кунаклар өчен чәкчәк тә каралган (13 мең).

Элегрәк ифтар-боксларда кунакларга пылау тәкъдим ителә иде. Быел төп менюга үзгәреш кергән. Авыз ачучылар карабодай һәм иттән авыз итәчәк. Оештыручылар моны ифтарда катнашучыларның мөрәҗәгатен исәпкә алып эшләгәннәрен әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре