1945 елда Җиңү Парадын ачкан 97 яшьлек ветеран Казанга килде

«Милләт җыены»ның шәрәфле кунагы, 1945 елның 24 нче июнендә Җиңү парадында катнашкан, отставкадагы полковник Өмет Гобәев катнашында матбугат очрашуы узды.

Быелгы җыенда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңгә якын делегат катнаша. Алар арасында Краснодар краеның Армавир шәһәреннән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев тә бар. Очрашуда үзенең тормыш юлы, Җиңү көнен ничек каршы алуы турында сөйләде. Музыка училищесыннан соң ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Хәрби дирижерлар институтын тәмамлаган, 21 ел СССР һәм ГДР шәһәрләрендә хәрби дирижер булып, аннары Совет Армиясенең Гражданлык оборонасы штабында хезмәт иткән.

1945 елның 24 нче июнендә хәрби музыка училищесы курсантларыннан торган барабанчылар ротасы Кызыл мәйданда Җиңү Парадын ача. Алар арасында булачак хәрби дирижер Өмет Садыйк улы Гобәев тә булган.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән елда Өмет Гобәев үзенең хыялын тормышка ашырды – борынгы Казанга килде. Беренче тапкыр ул 1933 елда Казанга студент әнисе янына килгән булган. «Бүгенге Казан мин күп еллар элек күргән шәһәр түгел инде, ул шундый матур, зур. Ә театр нинди! Мондый театр дөньяның бер почмагында да юк. Безгә экскурсия үткәргәндә, сокланып, шаккатып карадым, искиткеч матурлык! Мондый театр татарларда гына бар! Ә циркны күрегез! Казан кешеләре белән бай. Җыенга чакыру алгач, нишләрмен инде мин анда дип уйладым. Килгәч, барысы да үзгәрде. Монда бик күп кешеләр белән күрештем, барысы да килеп кочаклый, кулымны кыса, миңа барысы да бик шат. Каян беләләр икән алар мине дип тә уйлап куйдым. 29 августта кайтып китәм, инде сагына башладым», – дип, киләсе елга килергә сүз бирде Өмет Гобәев. Казан, татар музыкасы турында сөйләгәндә, ул хәтта утырып та тора алмады.

Тамырлары Әтнә районына барып тоташуын, әнисенең татар, телне әбисеннән өйрәнүен сөйләде. «Әтием – үзбәк, ләкин сөйләшә белмим, аңлыйм гына», – диде ул, сорауларга татарча җавап биреп.

Өмет Гобәев, лаеклы ялга чыккач, Армавир шәһәрендә (Краснодар крае) төпләнә һәм хәзер дә Җиңү көненә багышланган шәһәр чараларында Кызыл байрак йөртүче буларак чыгыш ясый. Татар-мөселман җәмгыятенең хөрмәтле аксакалы да.

Тормышны ярату һәм халык мирасы белән кызыксыну ветеранны ил буйлап сәяхәт итәргә этәрә. Үз мисалында ул, яшь буынны үз тамырларын өйрәнергә рухландыра .

Журналистларның яшь калу серләре турында соравына да: «Җәяү күп йөрим. Менә киләсе елга Казанга да җәяү килермен әле. Сулыш алу гимнастикасы да ясыйм.  Кызым белән яшәсәм, өй буенча күп эш эшлим. Кеше һәрчак хәрәкәттә булырга, эшләргә тиеш. Шулай ук кирәк булмаган кешеләр белән очрашмыйм. Аеруча, кызлар белән», – дип шаяртты 97 яшьлек бабай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре