1945: Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бушлай телефон номеры эшли башлаган

Мобиль элемтә операторлары, Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бушлай телефон номерын – 1945 номерын булдырган. Ул Бөек Ватан сугышына бәйле уникаль материаллар белән танышу мөмкинлеге бирә.

Шулай итеп, 1945 номерын җыеп, чакыру төймәсенә басканнан соң:
* “Ура Победе!” Бөтенроссия акциясе турында күбрәк белү өчен 1 санын сайларга;
*Сугыш еллары җырларын тыңлау яки яздырып алу өчен 2 санын сайларга;
*Күңелгә хуш килгән көйне телефон гудогына урнаштыру өчен 3не сайларга;
*Сугыш вакытында бу көнне барган вакыйгалар турында тарихи яңалыкларны тыңлау өчен 4 не сайларга;
*Җиңү юбилее логотибын яздыру өчен 5не сайларга мөмкин.
“Ура Победе!” акциясе тәүге тапкыр 2010 елда Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән.
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр истәлекне хөрмәтләү генә түге, бәлки буыннар арасындагы күпер дә ул. Алар, аеруча яшьләр арасында, тарихи хәтерне саклап, безне гомуми кыйммәтләр тирәсендә берләштерә. Цифрлаштыру тарихны һәркайсыбызга якынайту мөмкинлеге бирә.
Тарихи мирасны саклау өчен заманча технологияләрдән файдаланып, ата-бабаларыбызның батырлыгын хөрмәтлик!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре