Һава-десант гаскәрләре көне
Бу көн РФ Президентының «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында»гы 2006 елның 31 маендагы Указы белән билгеләнә.
Һава-десант гаскәрләрен «канатлы пехота», «зәңгәр беретлар» дип тә атыйлар. Аларның тарихы 1930 елның 2 августында башлана. Ул вакытта Воронеж янында Мәскәү хәрби округының хәрби-һава көчләре өйрәнүләрендә тактик бурычны үтәү өчен беренче тапкыр 12 десантчыдан торган төркем парашютларда сикерә. Бу эксперимент хәрбиләргә киләчәктә парашют-десант гаскәрләренең өстенлекләрен, аларның гаять зур мөмкинлекләрен күрергә мөмкинлек бирә.
Ике диңгез тоташа
1933 елның 2 августында Сталин исемендәге Беломорск-Балтыйк каналы ачыла. Ул 1931 елдан Белбалтлаг тоткыннары тарафыннан төзелә һәм ике диңгезне тоташтыра. Аның озынлыгы - 227 километр. Канал Повенц бистәсе янында башлана һәм Беломорск шәһәрендә тәмамлана. Беренче елны ук Беломорканал буенча 1,143 млн тонна йөк һәм 27 мең пассажир уза.
Потсдам конференциясе
1945 елның 2 августында СССР, АКШ һәм Бөекбритания җитәкчеләре катнашкан Потсдам конференциясе тәмамлана. Моңа кадәр алар Тәһран һәм Ялтада очраша. Тарихчылар билгеләп үткәнчә, Советлар Союзы бөтен пунктлар буенча диярлек Трумэн һәм Черчилльнең тәкъдимнәрен кире кага.
«Ватан»
1989 елның 2 августында ТАССР Министрлар Советы чит илләрдәге ватандашлар белән элемтә буенча «Ватан» («Родина») җәмгыяте төзү карарын кабул итә. Аны Халык мәгарифе һәм мәдәният министрлыгы, КДУ, КДПУ, КАМАЗ, «Нижнекамскнефтехим» һәм башка компанияләр ярдәмендә оештыралар. Җәмгыятьне академик Мирза Мәхмүтов җитәкли.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез