Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинны атып үтергән кеше кулга алынган, ул Самара өлкәсендә яшәүче кеше булып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентылыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.
43 яшьлек эшкуарны бүген башына атып үтергәннәр. Шикләнелүче 54 яшьлек ир-атны Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетына тапшырганнар. Ул Әрмәнстан кешесе.
Исегезгә төшерәбез: ике ел элек Евгений Деданин йортына ике коралланган ир бәреп кергән иде. Алар эшмәкәрне, аның хатынын һәм дустын бәйләп куялар. Деданин бауларын чишеп, ике җинаятьчене дә үтергән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез