Бу хакта “РИА Новости” Тикшерү комитетының край идарәсе хәбәренә таянып яза.
Хокук саклау органнары вәкилләре мәгълүматлары буенча, Гатка бистәсендә яшәүче ир-ат 2025 елдан бирле җинаять кылып килгән. Ул, кызларны урлап, корал белән янаган һәм көчләгән. Көчләүдән тыш, үтерү максатында һөҗүм итүдә шикләнелә. Ир-атның корбаннары арасында үсмерләр дә булган.
Җинаять эше яздан бирле карала. Тикшерүчеләр аның 6 җинаять кылу очрагын билгеләгән. “Дальнобойщик”ның корбаннары моның белән генә дә чикләнмәскә мөмкин, дип уйлыйлар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез