Яңа уку елына укучылар һәм укытучылар гына түгел, төзүчеләр дә әзерләнә. Кайдадыр яңарталар, кайдадыр яңасын төзиләр. Республикада хәзерге вакытта барлыгы 5 мәктәп һәм 7 бакча төзелә.
– Тукай районының Шилнә һәм Лаеш районының Сокуры авылындагы мәктәпләрдә янкорма сафка бастырыла. Казан, Чаллы шәһәрләре, Буа, Минзәлә, Әгерҗе районнары да яңа мәктәпле булачак. Барысы да берьюлы ачылмый. Әйтик, хәзерге вакытта Чаллыда федераль программа буенча төзелә торган мәктәптә эшләр ахырына якынлашып килә. Әлегә өч мәктәп ачылачак, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиулин «ВТ» хәбәрчесенә.
Мәктәпләр турында тәгаенрәк әйткәндә, быел 5 мәктәп һәм 3 өстәмә корпус төзелә. Былтыр Кукмараның 3 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен 375 урынлы бина төзи башлаганнар. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча 1224 әр урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә. Алар Чаллының «Мәләкәс аръягы» торак комплексының 22 нче микрорайонында һәм Казанның «Лето» торак комплексында урнашкан.
– Әгерҗенең үзендә 20 ел инде яңа мәктәп төзелгәне юк иде. Бик көттек. 1936 елда ачылган иске гимназия бар. Менә шундагы укучыларны күчерергә җыенабыз. Шулай ук яшь, күпбалалы гаиләләр яшәгән яңа комплекстагы әти-әниләргә дә балаларын йөртергә уңайлы булачак ул. Әти-әниләр дә, балалар да бик сөенә. Хәзерге вакытта икенче сменада укучылар да бар. Яңа мәктәп әлеге проблеманы хәл итәр дип өметләнәбез. Аны ачу тантанасы икенче елга көтелә, – диде Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Яңа Әлем – Актаныш районының борынгы авылы, аңа XVIII гасырның беренче яртысында нигез салынган. Урта мәктәптән тыш, биредә мәчет, мәдәният йорты, китапханә бар. Авылда 1200 дән артык кеше яши.
Мәктәптә ремонтны февральдә үк башлаганнар. Эшләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча башкарылган. Чыгымнар 29,9 миллион сумны тәшкил итсә, шуның 12,5 миллионы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Директор Рәмзил Әхмәтов белдергәнчә, 2012 елда мәктәпкә өлешчә ремонт ясалган булган. Ул вакытта түбәсе алыштырылган. Хәзер идән, диварлар, шулай ук эчке инженерлык һәм электр челтәрләре яңартылган, сыйныфлар бизәлгән, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган. Җиһазлар китерә башлаганнар.
– Мәктәбебез 1976 елда төзелгән. Ремонттан соң бөтенләй башка инде. Яңа төс керде, бик матур булып үзгәрде. Бездә 99 бала укый. 1 нче сыйныфка 9 укучы керәчәк, – ди Рәмзил Әхмәтов.
Спас районындагы хәлләрне дә белештек. Анда 13 мәктәптә 1700 бала укый. Мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин әйтүенчә, ремонт һәрвакыт кирәк. Гел нәрсәнедер төзекләндереп торасы.
– Болгардагы 2 нче мәктәпнең ашханәсе ремонтлана. Моның өчен республика хисабыннан 8,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук районда тармак технологияләре техникумы да төзекләндерелә. Район бюджетыннан мәктәпләрне төзекләндерү өчен 17,5 миллион сум акча каралды. Бу акчага мәктәп, бакчаларга яңа сулыш өреләчәк. Кайдадыр идән, тәрәзә, кайдадыр түбә алыштырылачак. Өстәмә ремонт буенча җитәкчелек белән тагын очрашып сөйләшәчәкбез, – ди Александар Ермилин.
Дөрес, әле ремонтка кул җитмәгәннәре дә бар. Биектау районының Усад авылы әти-әниләре мәктәптә ремонт башлануын көтә.
– Фасадка бер мәртәбә дә ремонт ясалмаган. Ак буяу белән генә буяп куелган. Түбәсен берничә ел элек яптылар. Коймалары да күгәргән. Мәктәп диварларын матур төскә буясыннар иде. Идәндә – иске линолеум. Җиһазлар да яңа түгел. Химия, физика кабинетларында гап-гади җиһазлар җитми. Хезмәт дәресе үткәрү өчен бөтенләй шартлар юк. Балалар бары язып кына утыра. Укытучыларга туган көннәренә урындык, өстәл алабыз. Балаларга партага кадәр сатып алдык, – ди Регина Фәхрисламова.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда быел 7 балалар бакчасы төзелә. Хәзерге вакытта узган ел Питрәч районының «Царево» торак комплексында (340 урынлы), Лаеш районының Комлы Кавал авылында (220) һәм Апаста (80) төзелә башлаган бакчаларда эш алып барыла. Биектау районында – 120 һәм Казанның «33 нче хәрби шәһәрчек» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Тагын икесе Яшел Үзән районының Октябрь һәм Питрәч районының Көек бистәсендә калкып чыгачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез