Газетага язылу

20 гыйнвардан балалар белән чит илгә чыгу кагыйдәләре үзгәрә

Бүгеннән балигъ булмаган россиялеләрнең чит илгә чыгуына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Чик аша чыгу кагыйдәләрендә нәрсәләр үзгәрүе турында «Татар-информ» хәбәр итте.

Электән гамәлдә булган кагыйдәләр буенча, россиялеләр башка илләргә чит ил паспорты буенча керә ала. Искәрмә булып биш ил тора иде: Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Осетия, анда Россия туристлары эчке паспортлар буенча, ә 14 яшьтән кечерәк балалар туу турындагы таныклык буенча керә ала иде.

20 гыйнвардан балигъ булган россиялеләр, шулай ук 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр элеккечә бу биш илгә эчке Россия паспорты буенча керә алачак. 14 яшькә кадәрге балалар исә, бу республикаларга бары тик чит ил паспорты белән генә керә алачак, чөнки аларның кулларында РФ паспортлары юк.

Шуңа күрә әлеге биш илгә балалары белән ял итәргә барырга ниятләгән ата-аналарга үз балалары өчен чит ил паспортларын рәсмиләштерү турында алдан кайгыртырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре