Газетага язылу

20 яшьлек студент мошенникларга 5 миллион сум урларга ярдәм иткән

Санкт-Петербургта 15 яшьлек кызны һәм аның гаиләсен 5 миллион сумга алдаган мошенникларга ярдәм итүдә шикләнелүче 20 яшьлек туташны – техникум студентын тоткарлаганнар. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Узган елның декабрь азагында бер хатын-кыз полиция бүлегенә мөрәҗәгать итеп, үсмер кызының берничә көн буе мошенниклар белән телефон аша элемтәдә булганлыгы турында сөйләгән. Янәсе, гаиләдәге барлык акчаны декларацияләргә кирәк, дигән булып, аферистлар баланы әти-әнисенең өендәге барлык саклык акчасын – 5 003 000 сумны кырып-себереп алып, курьерга (студент туташның курьер булганлыгы күздә тотыла) тапшырырга күндергән.

Алар шулай ук үсмер кыз ярдәмендә гаиләне кыйммәтле бизәнү әйберләреннән дә мәхрүм иткән. Килеп туган хәл буенча зур күләмдәге мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Студент тикшерү изоляторына озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре