«Российская газета» Эчке эшләр министрлыгы идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, ир-ат салмыш хәлдә өенә кайткач, сөяркәсе янында ахирәтенең утырып торуын күргән. Аның уйлавынча, әлеге хатын-кыз сөяркәсенә начар йогынты ясаган. Бу исә ир-атны нык ярсыткан.
Әрләшкәннән соң туташ ваннага кереп качкан, әмма ир-ат ишекне каерып ачып, тегене тотып алган да пычак белән яный башлаган. Туташ, ир-ат игътибарын нәрсәгәдер күчергән арада, ирнең кулыннан ычкынып, икенче бүлмәгә йөгереп кергән һәм балконнан аска томырылган. Бәхетенә, бернинди дә зыян килмәгән.
«Үтерү белән янау» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез