Газетага язылу

20 сентябрьдә башкалада тавыш бирү мәйданнарында ярминкәләр эшләячәк

Иртәгә, 20 сентябрьдә, сайлау кысасында Казандагы 174 тавыш бирү мәйданында азык-төлек сату ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“20 сентябрь көнне 174 тавыш бирү мәйданында күчмә азык-төлек сату нокталары эшләячәк. Шәһәр халкына товарлар ваклап сату бәясеннән 20 процентка очсызрак бәядән тәкъдим ителәчәк”, – диде ул.

Азат Абзалов әйтүенчә, тавыш бирүчеләр өчен барлык мәгълүмат всейсемьейнавыборы.рф сайтында тупланган. “Барыгызны да ярминкәләрдә, музейларда көтеп калабыз”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре