Газетага язылу

20 сентябрьдә Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау узачак

20 сентябрьгә билгеләнгән Бердәм тавыш бирү көнендә Россия буенча төрле дәрәҗәдәге 2,2 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак. Барлыгы 20 меңнән артык мандат тапшырылачак, дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча утырышында. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Татарстан Республикасында, Дума сайлауларыннан тыш, алты бермандатлы округта 50нче бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау узачак», – дип белдерде Кондратьев.

Ул шулай ук 40 муниципаль районда 202 муниципаль депутатны өстәмә сайлау оештырылачагын әйтте.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»

Көн хәбәре